БЕНДИКОВ Степан Михайлович (25.5.1907, хәзерге Украинаның Киев өлкәсе Вышгород районы Югары Дубечня авылы - 6.5.1961, Яшел Үзән районы Васильево шәһәр тибындагы поселог), Советлар Союзы Герое (31.5.1945), полковник (1946). Турксиб төзелешендә эшли. 1929 елдан Кызыл Армиядә. Артиллерия училищесен (1932), офицерларның югары артиллерия мәктәбен (1946) тәмамлый. Совет-фин сугышында (1939-40) катнаша. 1941 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 2 нче гвардия танк армиясенең 198 нче артиллерия бригадасы 1007 нче артиллерия полкы командиры. Үзәк, 1 нче һәм 2 нче Украина һәм 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Чернигов-Припять (1943) һәм Корсунь-Шевченко (1944) операцияләрендә, Польшаны азат итүдә, Берлинны алуда катнаша (1945). 1945 нең 16-21 апрелендә Бендиков җитәкчелегендәге полк Берлин операциясе барышында, Кюстрин плацдармында дошман оборонасын өзүне тәэмин итеп, батырлык күрсәтә. 1946 дан запастагы полковник, Татарстан Республикасының Васильево посёлогында яши. Ленин, Кызыл Байрак, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Герои Советского Союза - казахстанцы. А.-А., 1968. Кн. 1; Боевые звёзды киевлян. Киев, 1983.
В.А.Шагалов.
Литература: Герои Советского Союза — казахстанцы. А.-А., 1968. Кн. 1; Боевые звёзды киевлян. Киев, 1983.
В.А.Шагалов.