БЕРКУТОВ Александр Максимович (11.11.1911, Казан губернасы, Спас өязе Яңа Мордово авылы - 26.1.1962, Сочи шәһәре), Советлар Союзы Герое (2.8.1944), подполковник (1946). 1931 елдан Кызыл Армиядә. Ворошиловград хәрби авиация очучылары мәктәбен тәмамлый (1935). Халхин-Гол елгасы буендагы бәрелешләрдә (1939) һәм совет-фин сугышында катнаша (1939-40). 1942 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 101 нче гвардия истребительләр авиация полкы (4 нче һава армиясенең 329 нчы истребитель авиация дивизиясе) штурманы. Төньяк Кавказ, Кавказ арты һәм 4 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Кавказ сугышында, Кырым, Украина, Польшаны азат итүдә, Берлинны алуда катнаша. 1944 нең мартына 332 сугышчан очыш ясый, 68 һава сугышында катнаша, шәхсән үзе дошманның 15 самолётын бәреп төшерә. Сочи шәһәрендә яши. Ленин ордены, Кызыл Байрак, Александр Невский, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Советлар Союзы Геройлары - якташларыбыз. - Казан, 1990; Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Ханин Л. Герои Советского Союза - сыны Татарии. К., 1963; Герои боёв за Крым. Симферополь. 1972; Герои битвы за Кавказ. Цхинвал, 1975; Герои огнённых лет. Ярославль. 1985.
В.А.Шагалов.