БИКБОВ Евгений Архипович (14.8.1914, хәзер Чиләбе өлкәсе, Нагайбәк районы Остроленский поселогы - 14.7.1983, шунда ук), Советлар Союзы Герое (24.3.1945), гвардия сержанты. 1929-36 елларда туган авылы колхозында, 1938-42 дә Эчке эшләр халык комиссариатының Нагайбәк районы бүлекчәсендә эшли. 1936 дан Кызыл Армиядә. Хәсән күле янында япон гаскәрләренә каршы сугышта катнаша (1938). 1942 дән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 25 нче гвардия танк бригадасы автоматчыларының моторлаштырылган батальонында отделение командиры (11 нче гвардия армиянең 2 нче гвардия танк корпусы). 3 нче Белоруссия фронты гаскәрләре составында Белоруссия (1944) һәм Көнчыгыш-Пруссия (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша. 1944 нең 30 июнендә Черневки авылы янында Березина елгасын кичкәндә (Белоруссия ССР, Минск өлкәсе Борисовский районы) батырлык күрсәтә: Бикбов командалыгындагы солдатлар каршы як ярда яна торган күпергә кереп, өч дзотны басып алалар, кул сугышы белән дошманның күп көчен юкка чыгарып, батальонга елга аша кичеп чыгарга булышлык итәләр. 1945-47 дә Нагайбәк районы милициясе бүлегендә участок милиционеры, 1954 тән Югары Урал урман хуҗалыгының Арсин урманчылыгында эшли. Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр, СССРның Югары Совет Президиумы Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Әдәбият: Челябинская область: Энцикл. Челябинск, 2003. Т. 1; Хакимов М.С., Сафаров М.А. Татары: Воины. Труженики. Патриоты. М., 2006.
М.З.Хәбибуллин.