БӨРКЕТОВ Ибраһим Билал улы (1918, хәзерге Ульянов өлкәсенең Барыш районы Калда авылы - 4.12.1943), Советлар Союзы Герое (13.11.1943), кече лейтенант (1943). 1938 елга кадәр туган авылында колхозда эшли. 1938 дән Кызыл Армиядә. 1943 тән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 40 нчы армиянең 337 нче укчы дивизиясе 616 нчы сапёрлар батальонында взвод командиры. Воронеж фронты гаскәрләре составында Курск сугышында (1943) һәм Украинаны азат итүдә катнаша. 1943 нең 16 сентябрендә Полтава өлкәсе Хорошки авылы янындагы бәрелешләрдә һәм 1943 нең 28 сентябрендә Черкас өлкәсе Каневск районы Зарубницы авылы янында Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Яу кырында һәлак була. Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Советлар Союзы Геройлары - якташларыбыз. Казан, 1990; Батырлар китабы. К., 2000; Ульяновцы в боях за Родину. Саратов. 1964.
Н.И.Таиров.