ДАВЫДОВ Селивёрст Васильевич (15.1.1918, Казан губернасы, Лаеш өязе Тегермән Пүчинкәсе авылы - 14.5.1992, Түбән Кама шәһәре), Советлар Союзы Герое (1.11.1943), гв. кече лейтенанты. Кече лейтенантлар курсларын тәмамлый (1945). Туган авылында колхозда эшли. 1939 елның сентябреннән Кызыл Армия сафларында. 1941 дән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 107 нче гв. истребитель-танкка каршы артиллерия полкының туп командиры (51 нче армиянең 8 нче истребитель-танкка каршы артиллерия бригадасы). Көньяк, Кавказ аръягы, Кавказ, Төньяк Кавказ, Сталинград һәм 4 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Керчь-Феодосия десант операциясендә (1943) һәм Сталинград сугышында (1942-43), Ростов, Донбасс һәм Мелитополь операцияләрендә катнаша. Мелитополь шәһәренең көньяк читендә дошман оборонасын өзгәндә батырлык күрсәтә: аның җитәкчелегендәге туп расчёты шәһәргә бәреп керә; урам сугышларында 5 танкны, дошманның 9 пулемёт ноктасын юкка чыгара, һәрьяклы оборона оештыра; чолганышны өзә. 1946 дан запаска җибәрелә, Шомбыт авылында эшли (Балык Бистәсе районы). Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1; Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.
М.З.Хәбибуллин.