ДЕНИСОВ Иван Фёдорович (19.12.1924, Бөгелмә кантоны Яңа Писмән авылы - 14.5.1995, Алма-Ата), Советлар Союзы Герое (24.3.1945), гвардия лейтенанты. Моршанск пулемёт-миномётчылар училищесен тәмамлый (1943). 1941 елдан Кызыл Армия сафында. 1941 нең декабреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 102 нче гвардия укчылар полкы автоматчыларының взвод командиры (8 нче армиянең 35 нче гвардия укчылар дивизиясе). Сталинград, Дон, Көньяк-Көнбатыш, 3 нче Украина һәм 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Сталинград сугышында (1942-43), Изюм-Барвенковск, Донбасс (икесе дә - 1943 тә), Одесса (1944), Варшава-Познань һәм Берлин (икесе дә - 1945 тә) һөҗүм операцияләрендә катнаша. 1944 нең 1 августында Магнушев (Польша) плацдармы өчен барган сугышта батырлык күрсәтә: аның җитәкчелегендәге взвод беренчеләрдән булып Висла елгасын кичә һәм полк подразделениеләренә елганы кичәргә ярдәм итә. 1946 дан запаска җибәрелә. 1948-50 дә Днепропетровск шәһәре автомобиль заводында металл модельчесе. 1950-56 да «Прогресс» колхозында хисапчы, тегермәнче (Полтава өлкәсе Бригадировка авылы) булып эшли. 1956-59 да Бөгелмә шәһәре 22 нче номерлы төзелеш-монтаж идарәсендә столяр. 1963-65 тә «Берсуат» совхозында (Казакъстан ССР Целиноград районы) слесарь-механик. 1966 дан Алма-Атада яши. Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Герои Советского Союза - казахстанцы. А.-А., 1968. Кн. 1; Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987; Т. 1.
М.З.Хәбибуллин.