ЕЛИСЕЕВ Михаил Григорьевич (7.11.1899, хәзерге Тәтеш районы Колунец авылы - 17.1.1943, Воронеж өлкәсенең Каменский районы Татарино авылы), Советлар Союзы Герое (19.6.1943, үлгәннән соң), кече сержант (1943). Кызыл Армия сафларына чакырылганчы, Волжск шәһәрендә (Мари АССР) сатучы булып эшли. 1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 106 нчы танк бригадасының танкка каршы батарея тубы командиры (3 нче танк армиясенең 12 нче танк корпусы). Көнбатыш һәм Воронеж фронтлары гаскәрләре составында Козельск шәһәреннән (Калуга өлкәсе) көньяктарак барган оборона сугышларында, Острогожск-Россошь һөҗүм операциясендә (1943) катнаша. 1943 нең 17 гыйнварында Татарино авылы (Воронеж өлкәсе) янындагы сугышта батырлык күрсәтә: расчёт составы белән бергә дошманның 2 танкын сафтан чыгара, сугыш кораллары һәм азык-төлек төялгән берничә машинасын юк итә. Ленин ордены, медаль белән бүләкләнә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Калинин В.В., Макаренко Д.Г. Герои подвигов на Харьковщине. Хар. 1970; Наши Герои. Йошкар-Ола, 1985.
В.А.Шагалов.