ЕНАЛИЕВ Барый (Борис) Муса улы (15.6.1914, хәзерге Пенза өлкәсенең Неверкин районы Октябрьск авылы - 10.12.1982, Баку), Советлар Союзы Герое (31.5.1945), сержант (1945). 1939-41 елларда Бакуда заводта слесарь булып эшли. 1941 нең июленнән Кызыл Армиядә. 1941 нең октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 694 нче укчы полк автоматчысы (33 нче армиянең 383 нче укчы дивизиясе). Көнбатыш, 2 нче, 3 нче һәм 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Мәскәү сугышында (1941-42), Ржев-Вязьма, Смоленск (1943) һөҗүм операцияләрендә, Белоруссия һәм Польшаны азат итү сугышларында, Берлин операциясендә (1945) катнаша. 1945 нең 24 апрелендә Шпрее елгасын кичеп, Радинкендорф (Германия) торак пункты тирәсендә барган сугышта батырлык күрсәтә: бер төркем сугышчылар белән дошманның ут ноктасын бастыра һәм, төп көчләр килгәнче, яуланган плацдармны кулда тота. Сугыштан соң Баку шәһәрендә эшли. Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Золотые Звёзды Азербайджана. Баку, 1975; Герои и подвиги. Саратов, 1976. Кн. 3.
В.А.Шагалов.