ГАФИЯТУЛЛИН Газинур Гафиятулла улы (13.1.1913, Самара губернасы, Бөгелмә өязе Сугышлы авылы- 14.1.1944, Псков өлкәсе, Великие Луки районы Овсище авылы, Мякотино авылында җирләнә), Советлар Союзы Герое (4.6.1944, үлгәннән соң), сержант. Колхозда, урман сәнәгате хуҗалыгында эшли. 1941 елдан Кызыл Армиядә. 1941 нең июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 20 нче укчы полкның (22 нче армиянең 37 нче укчы дивизиясе) отделение командиры урынбасары. Көнбатыш, Калинин, Төньяк-Көнбатыш, Балтыйк буе һәм 2 нче Балтыйк буе фронтлары гаскәрләре составында Дрисса һәм Витебск чигендә оборона сугышларында (1941), Смоленск сугышында (1941), Калининград (1941) һәм Ржев-Вязьма (1943) оборона операцияләрендә, Холм һәм Великие Луки шәһәрләре янында Ловать елгасы өчен барган бәрелешләрдә катнаша. 1944 нең 14 гыйнварында Овсище авылы өчен барган сугышта батырлык күрсәтә: отделение белән бергә дошман дзотын юк итә, икенче дзотның амбразурасына ташлана һәм утны күкрәге белән каплап һәлак була. Бөгелмә шәһәрендә һәм Овсище авылында Гафиятуллинга һәйкәл куела. Геройның исеме Казан, Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт урамнарына бирелә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Г.С.Әпсәләмов. Газинур. Роман М., 1954; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1; Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.
М.З.Хәбибуллин.