ГАРИФУЛЛИН Габдулла Гарифулла улы (3.1.1925, Арча кантоны, хәзерге Балтач районы Яңгул авылы - 1.8.2002, шунда ук), Советлар Союзы Герое (15.5.1946), сержант. ФЗӨ мәктәбен (1940, Донецк шәһәре), агрономнар курсларын (1952, Казан) тәмамлый. 1941-42 елларда Чиләбе трактор заводында, Балтач районының «Яңа тормыш» колхозында эшли. 1942 елның августыннан Кызыл Армиядә. 1942 нең ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 20 нче җиңел артиллерия бригадасының 54 нче җиңел артиллерия полкында (5 нче удар армиянең 6 нчы артиллерия корпусы 2 нче артиллерия дивизиясе) орудие командиры. 1 нче Белоруссия фронты гаскәрләре составында Эстония, Латвия, Литва, Көнчыгыш Пруссия һәм Польшаны азат итүдә (1944-45), Берлинны алу операциясендә (1945) катнаша. 1945 нең 23 апрелендә Берлин өчен барган сугышта батырлык күрсәтә. Берлин биналарының берсенә Кызыл флаг элә, ул җитәкчелек иткән расчёт сугышның бер тәүлегендә дошманның 9 станлы пулемётын, орудиесен юк итә. Демобилизацияләнгәннән соң (1945) Балтач районы «Сельхозтехника»сында слесарь, Яңгул авыл советы рәисе (1948-49), Балтач районы «Большевик» колхозы рәисе (1953-55), «Сельхозтехника»да нормировщик (1956-90) булып эшли. Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Дан ордены, медальләр белән бүләкләнә. Гарифуллин исемен Яңгул авылындагы бер урам йөртә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1; Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.
М.З.Хәбибуллин.