ГОРБАНЁВ Николай Кузьмич (14.5.1922, Воронеж өлкәсенең Россошь районы Поповка авылы), генерал-майор (1968), Советлар Союзы Герое (13.9.1944). Педагогика училищесен (1940, Россошь шәһәре), Харьков артиллерия училищесен (1942), Бронетанклар һәм механикалаштырылган гаскәрләр хәрби академиясен (1951, Мәскәү) тәмамлый. Бөек Ватан сугышында - танкка каршы атучы батарея командиры. Яссы-Кишинёв һөҗүм операциясендә батырлык күрсәтә (1944). 1951 елдан совет гаскәрләренең Үзәк төркеме штабында өлкән офицер, 1955 тән Белоруссия хәрби округында танк полкы командиры, 1961 дән Германиядәге совет гаскәрләре төркеменең танк дивизиясе штабы башлыгы, 1967 дән Кавказ арты хәрби округының мотоукчы дивизиясе командиры. 1974-84 тә Казан суворовчылар училищесе башлыгы. 1985-91 дә Белоруссия ССР Гражданнар оборонасы штабында. Ленин ордены, Кызыл Байрак, Александр Невский, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. К., 2000; Гринько А.И., Улаев Г.Ф. Богатыри земли Воронежской. Воронеж, 1965; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982; Кн. 1.