ГОВОРОВ Леонид Александрович (22.2.1897, Вятка губернасы, Яранск өязе Бутырки авылы - 19.3.1955, Мәскәү), Советлар Союзы Маршалы (1944), Советлар Союзы Герое (1945). 1909-16 елларда һәм 1917 нең ноябреннән 1918 нең сентябренә кадәр Алабуга шәһәрендә яши. Алабуга реаль училищесен (1916), Константинов артиллерия училищесен (1917), командирлар составын камилләштерүнең артиллерия курсларын (1926), Югары академия курсларын (1930), М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне (1933, Мәскәү), СССР Кораллы Көчләре Генштабының К.Е.Ворошилов исемендәге Хәрби академиясен (1938) тәмамлый. Гражданнар сугышында артиллерия дивизионы командиры, адмирал А.В.Колчак һәм барон П.Н.Врангель армияләрен тар-мар итүдә катнаша. Совет-фин сугышында (1939-40) 7 нче армиянең артиллерия штабы башлыгы. 1940 тан Ф.Э.Дзержинский исемендәге Артиллерия академиясендә генераль инспектор урынбасары, 1941 дән Ф.Э.Дзержинский исемендәге Артиллерия академиясе башлыгы. Бөек Ватан сугышында Көнбатыш юнәлеш, Резерв һәм Көнбатыш фронтларда артиллерия башлыгы. 1941 нең октябреннән - Мәскәүне саклауда катнашкан 5 нче армия командующие. 1942 нең июненнән - Ленинград фронты, 1945 тән бер үк вакытта 2 нче һәм 3 нче Балтыйк буе фронтлары командующие. 1948-52 дә Һава һөҗүменнән саклану гаскәрләре командующие, 1954-55 тә баш командующие - СССР оборона министры урынбасары. 1946 дан СССР ЮС депутаты. Биш Ленин ордены, «Җиңү» ордены, өч Кызыл Байрак, ике 1 нче дәрәҗә Суворов, Кызыл Йолдыз, өч чит ил орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Говоров исеме Хәрби радиотехника инженерлары академиясенә (Харьков шәһәре), Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Алабуга урамнарына бирелә.
Әсәр.: В боях за город Ленина. Л., 1945.
Әдәбият: Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. К., 2000; Бычевский Б.В. Командующий фронтом. М., 1971; Здравствуй, Елабуга. К., 1980; Гаглов И.П. Творцы победы: от рядового до Маршала. М., 1987.