ГЫЙЗЗӘТОВ Ширвән Әдият (Һидият) улы (1.9.1904, Оренбург өлкәсенең Илек районы Мухран авылы - 30.10.1944, Тисафюред шәһәре янында, Венгрия), Советлар Союзы Герое (24.3.1945, үлгәннән соң), лейтенант. Сәяси состав курсларын тәмамлый (1942). 1942 елның мартыннан Кызыл Армиядә. 1942 нең сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 795 нче укчы полкның (53 нче армиянең 228 нче укчы дивизиясе) взвод командиры. Төньяк-Көнбатыш, Резерв, Дала һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Демянск операциясендә (1943), Курск сугышында һәм Днепр өчен барган сугышларда (1943), Кировоград, Корсунь-Шевченко һәм Яссы-Кишинёв (барысы да - 1944) һөҗүм операцияләрендә катнаша. 1944 нең 30 октябрендә Тисафюред шәһәре янында Тиса елгасы өчен барган сугышта батырлык күрсәтә: беренчеләрдән булып елганы кичә; яулап алган урынны төп көчләр килгәнче кулда тота; аның взводы дошманның 18 һөҗүмен кире кайтара. Яу кырында һәлак була. Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1; Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.
М.З.Хәбибуллин.