ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН Абдулла Гыйбадулла улы (5.5.1904, хәзерге Башкортстан Республикасының Чишмә районы Ибраһим авылы - 15.3.1945), Советлар Союзы Герое (15.1.1944), гвардия сержанты (1944). МТСта тракторчылар бригадасы җитәкчесе булып эшли. 1942 елның маеннан Кызыл Армиядә. 1942 нең декабреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 60 нчы гвардия кавалерия полкының (61 нче армиянең 7 нче гвардия кавалерия корпусы 16 нчы гвардия кавалерия дивизиясе) отделение командиры. Көнбатыш, Брянск, Үзәк, 1 нче һәм 2 нче Белоруссия, 1 нче Балтыйк буе фронтлары гаскәрләре составында Орёл һөҗүм операциясендә (1943), Карелияне, Балтыйк буен, Белоруссия, Украина һәм Польшаны азат итүдә, Берлинны алуда катнаша (1945). 1943 нең 27 сентябрендә Галки авылы янында (Белоруссия ССР, Гомель өлкәсе Брагин районы) Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Яу кырында һәлак була. Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Славные сыны Башкирии. Уфа, 1968. Кн. 3; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1; Навечно в сердце народном. Минск, 1984.
В.А.Шагалов.