ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН Хамазан Гатаулла улы (10.5.1921, Курган өлкәсенең хәзерге Шадрин районы Сибирка авылы), Советлар Союзы Герое (30.10.1943), подполковник (1960). Туган авылында колхозда эшли. 1940 елдан Кызыл Армиядә. Кече лейтенантлар курсларын (1944) һәм офицерлар составын камилләштерү курсларын (1953) тәмамлый. 1942 нең декабреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 63 нче танкка каршы аерым дивизионның (65 нчы армиянең 106 нчы укчы дивизиясе) орудие командиры. Сталинград, Дон, Воронеж, Дала һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Сталинград (1942-43) һәм Курск (1943) сугышларында, Украина, Польшаны азат итүдә, Берлин һәм Прага операцияләрендә катнаша (1945). 1943 нең 15 октябрендә Лоев бистәсе янында (Белоруссия ССР, Гомель өлкәсе) Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. 1945 нең 24 июнендә Мәскәүдәге Җиңү Парадында катнаша. Сугыштан соң Совет Армиясендә командирлык вазифаларын башкара. 1960 тан Майкоп шәһәрендә, запаста. Ленин ордены, Александр Невский, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр бн бүләкләнә.
Әдәбият: Колосовский М.Р. Шадринцы - Герои Советского Союза. Челябинск, 1965; Золотые Звёзды курганцев. Челябинск, 1975; Золотые Звёзды Адыгеи. Майкоп, 1980; Навечно в сердце народном. Минск, 1984.
В.А.Шагалов.