ИМАМЕТДИНОВ Мәгъсүм Имаметдин улы (1898, Башкортстан Республикасының хәзерге Янаул районы Кызылъяр авылы - 11.3.1945, Польша, Ополе шәһәре янында җирләнгән), Советлар Союзы Герое (10.4.1945, үлгәннән соң), рядовой, сапёр. Колхозда һәм авыл хуҗалыгы артелендә эшли. 1941 елның октябреннән Кызыл Армия сафларында. 1942 нең февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 76 нчы аерым штурм инженер-сапёрлар батальоны сапёры (16 нчы штурм инженер-сапёрлар бригадасы). 1 нче Украина фронты гаскәрләре составында Украинаны (1943-44) һәм Польшаны (1944) азат итү сугышларында катнаша. 1945 нең февралендә Грошовице торак пункты (хәзер Ополе шәһәренә керә) янындагы сугышта батырлык күрсәтә: Одер елгасы аша күпер төзүдә катнашып, фронт гаскәрләренең һөҗүмне тизләтүен тәэмин итә. Сугышта һәлак була. Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Славные сыны Башкирии. Уфа, 1968. Кн. 3; Ракипов Ш.З. Хранить вечно. К., 1980.
М.З.Хәбибуллин.