ИШМӨХӘММӘТОВ Әхмәдулла Хаҗи улы (7.11.1919, хәзерге Пермь өлкәсенең Лысьва шәһәре - 16.4.1952, Свердловск шәһәре), Советлар Союзы Герое (23.9.1944), гвардия майоры. Новосибирск хәрби пехота училищесен тәмамлый (1941). «Госконтроль» (Свердловск өлкәсе) предприятиесендә инспектор-ревизор булып эшли. 1939 елдан Кызыл Армия сафларында. 1941 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 29 нчы гв. мотоукчылар бригадасының мотоукчылар батальоны командиры (4 нче танк армиясенең 10 нчы гв. танк корпусы). Сталинград, Дон, Үзәк һәм 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Дон өчен барган оборона (1942), Сталинград (1942-43) һәм Курск (1943) сугышларында, Чернигов-Припять, Гомель-Речица (икесе дә - 1943) һәм Белоруссия (1944) һөҗүм операцияләрендә катнаша. 1944 нең 21-23 июлендә Львов шәһәрен азат иткәндә батырлык күрсәтә: Ишмөхәммәтов җитәкчелегендәге батальон дошманның йөзләрчә солдатын, күпсанлы сугышчан техникасын юк итә; каты яралануына карамастан, Ишмөхәммәтов сафта кала. 1945 тән запаста. Свердловск шәһәрендә эшли. Югары Пышма шәһәре (Свердловск өлкәсе) хәрби комиссариатында хәрби комиссар урынбасары. Ленин ордены, өч Кызыл Байрак ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. Туган шәһәрендәге бер урам аның исемен йөртә, анда Геройның бюсты урнаштырыла.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Отчизны верные сыны. Пермь, 1964; Звёзды доблести боёвой. Львов, 1968; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1985. Кн. 3; Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.
М.З.Хәбибуллин.