ИШМӨХӘММӘДОВ Тамерлан Кәрим улы (8.8.1919, хәзерге Төмән өлкәсенең Ялутор районы Осиново авылы - 15.5.1995, Төмән шәһәре), Советлар Союзы Герое (15.5.1946), гвардия өлкән лейтенанты. Свердловск педагогика училищесен (1936), Оренбург хәрби авиация училищесен (1940), Офицерлар составын камилләштерү курсларын тәмамлый (1943). Туган авылының колхоз яшьләре мәктәбендә укытучы булып эшли. 1942 нең февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 43 нче гвардия штурм авиациясе полкының эскадрилья командиры урынбасары (4 нче һава армиясенең 230 нчы штурм авиациясе дивизиясе), Көньяк, Төньяк Кавказ, Кавказ аръягы һәм 2 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Кавказ өчен барган сугышта (1943), Белоруссия (1944), Көнчыгыш Пруссия һәм Берлин (икесе дә - 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша. Сугыш ахырына кадәр 188 сугышчан очыш ясый, дошманның 60 тан артык орудиесен, 22 танкын, 49 автомашинасын, 9 бензин цистернасын, 14 вагонын, 5 дзотын, 6 катерын, һавада - 1, җирдә 14 самолётын, 7 кичүен юк итә. 1947 дән запаста. Төмән индустриаль ин-тында эшли. Ленин ордены, ике Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Герои боёв за Крым. Симферополь, 1972; Герои земли тюменской. Свердловск, 1975; Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1. М.З.Хәбибуллин.