ВОЛОСТНОВ Николай Дмитриевич (1926, ТАССРның Зөя кантоны Ивановский авылы- 15.4.1945, Нойкурен шәһәре, Германия), Советлар Союзы Герое (29.6.1945, вафатыннан соң), сержант (1945). 1943 елдан Кызыл Армиядә. 1944 нең мартыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 82 нче гвардия укчы полкы пулемётчысы (2 нче гвардия армиясенең 32 нче гвардия укчы дивизиясе). 4 нче Украина, 1 нче Балтыйк буе һәм 3 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Кырым, Украина, Балтыйк буен азат итүдә, Көнчыгыш Пруссия операциясендә (1945) катнаша. Нойкурен шәһәре янында барган бәрелештә батырлык күрсәтә. Ленин ордены, медаль белән бүләкләнә.
Әдәбият: Ханин Л. Герои Советского Союза - сыны Татарии. К., 1963; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1; Звёзды не меркнут. Калининград, 1982; Дриго С.В. За подвигом - подвиг. Калининград, 1984.