ЗАХАРОВ Геннадий Михайлович (25.10.1921, хәзерге Түбән Новгород өлкәсе, Арзамас районы Селема авылы - 26.1.1969, Ленинград шәһәре), Советлар Союзы Герое (26.10.1943), майор (1949). Хәрби элемтә училищесен (1942), Советлар Союзы Маршалы С.М.Будённый исемендәге Хәрби элемтә академиясен (Ленинград, 1949) тәмамлый. 1930 елдан Казанда яши. 1942 дән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 107 нче аерым элемтә ротасының телефон-кабель взводы командиры (7 нче армиянең 8 нче гвардия укчы дивизиясе). Дала фронты гаскәрләре составында Сталинград (1942-43), Курск (1943), Украинаны азат итү сугышларында катнаша. 1943 нең 25-27 сентябрендә Днепр елгасын кичеп, Домоткань авылы (Днепропетровск өлкәсе Югары Днепропетровск районы) янындагы сугышта батырлык күрсәтә. 1959 да отставкага чыга. Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Басович Я.И., Тюльников Л.К. Герои Советского Союза - горьковчане. Г., 1981; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1.
В.А.Шагалов.