ЗАҺИТОВ Гази Казыйхан улы (20.8.1921, хәзерге Башкортстан Республикасының Мишкә районы Янагыш авылы - 23.8.1953, шунда ук), Бөек Ватан сугышы герое. Бөре медицина училищесендә укый. 1940 елдан Кызыл Армия сафларында. 1945 тә 136 нчы армиянең Режец артиллерия бригадасы өлкән сержанты, разведчигы. 1945 нең 30 апрелендә капитан В.Н.Маков төркеме составында (өлкән сержантлар А.П.Бобров, А.Ф.Лисименко, сержант М.П.Минин) Рейхстагны штурмлауда катнаша; күкрәгендә үтәли җәрәхәт булуга карамастан, 22 сәгать 30 минутта, М.А.Егоров һәм М.В.Кантариягә кадәр үк, М.П.Минин белән бергә беренче булып Рейхстаг бинасындагы «Җиңү алиһасе» дигән скульптур төркем өстенә үз частенең байрагын кадап куя. Бу батырлыклары өчен 3 нче Удар армиянең командующие генерал-полковник В.И.Кузнецов әлеге төркемнең башка кешеләре б-н бергә Заһитовны Сов. Союзы Герое исеменә тәкъдим итә, әмма 1 нче Белоруссия фронты командующие Г.К.Жуков карары буенча алар барысы да Кызыл Йолдыз ордены белән генә бүләкләнә. 1946 елдан Заһитов БАССРның Мишкә районы Уръязы МТСнда механик, Янагыш авыл советы рәисе булып эшли. З.ның тормышы һәм батырлыгына багышлап Ш.З.Рәкыйпов «Геройлар үлмиләр» (К., 1978) һәм И.Ә.Абдуллин «Рейхстаг өстендә кабынган байрак» (Уфа, 2007) исемле китаплар язалар. Кызыл Йолдыз, 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә Дан орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Рәкыйпов Ш. Чын тарих шуннан гыйбарәт... // Шәһри Казан. 2002. 8-11 май; Высоцкий В.Н. Мероприятие «Терминал». Потсдам, 1945. М., 1975; Егоров М.А., Кантария М.В. Знамя Победы. Бой первый - бой последний // Лит. запись Б.Данюшевского. М., 1975; Иванов Н.Д. Кто поднял знамя над Рейхстагом? // Рос. газета. 1995. 29 апр.; Ямской Н. Знамя № 5 // Лит. газета. 2001. 16-22 мая;
Ш.С.Мостафин, Г.С.Сабирҗанов.