ЗАКИРОВ Гали Закир улы (1910, Казан губенасы, Мамадыш өязе (хәзер Саба районы) Байлар Сабасы авылы - 1944 нең феврале), Советлар Союзы Герое (10.1.1944), гвардия кече сержанты (1943). 1940 елга кадәр туган авылында колхозда, Төньяк Казакъстан өлкәсе, Ленин районы Ильинка авылы МТСында эшли. 1941 нең июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 8 нче гвардия һава десанты полкының 3 нче укчы батальоны отделениесе командиры (60 нчы армиянең 3 нче гвардия һава десанты дивизиясе). Воронеж, Үзәк һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Дон елгасының сулъяк ярындагы оборона тоту (1942), Курск (1943) сугышларында, Харьков һөҗүм операциясендә (1943), Украинаны азат итүдә катнаша. 1943 нең 9 октябрендә Ясногородка авылы тирәсендә (Киев өлкәсе Вышгород районы) Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Украина территориясендә сугышларның берсендә һәлак була. Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә. Ильинка авылында һәм туган җирендә Геройның бюстлары куелган.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000. Герои Советского Союза - казахстанцы. А.-А., 1968; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1. В.А.Шагалов.