ЗАВАРЫКИН Иван Александрович (23.10.1916, Самара губернасы, Бөгелмә өязе Иске Куак авылы - 21.2.1945, Литва ССР, Мажейкяй шәһәре), Советлар Союзы Герое (13.4.1944), капитан (1944). Энгельс хәрби авиация училищесен (1938) тәмамлый. 1936 елдан Кызыл Армия сафларында. 1941 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 206 нчы штурм авиациясе дивизиясенең 806 нчы штурм авиациясе полкы командиры урынбасары (8 нче һава армиясенең 7 нче штурм авиациясе корпусы). Көньяк-Көнбатыш, Көньяк һәм 4 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Сталинград сугышында (1942-43), Украина һәм Балтыйк буен азат итү сугышларында катнаша. 1943 нең ноябренә кадәр 104 сугышчан очыш ясый, шул вакытта дошманның 7 самолётын, 40 танкын, 130 автомашинасын юк итә, 20 артиллерия батареясының утын бастыра. Сугышчан бурычны үтәгәндә һәлак була. Ленин ордены, ике Кызыл Байрак ордены, медальләр белән бүләкләнә. Завыврыкинга туган авылында обелиск куела, Лениногорск шәһәрендә бер урам аның исемен йөртә.
Әдәбият: Ханин Л. Герои Советского Союза - сыны Татарии. К., 1963; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1.
В.А.Шагалов.