Чигүче Гөлбану әби
Кукмара районында урнашкан Уразай авылы+ элек-электән чигүчеләр һәм шәл бәйләүчеләр төбәге саналган. Әмма хәзер андый кул осталарын биредә бармак белән генә санарлык. 87 яшьлек Гөлбану Ибраһимова, мәсәлән, Чишмәбаштан килен булып төшкәч тә, Уразай халкын үзе чигәргә өйрәткән.
-Яшь вакыттан ук чиктем, гомер буе тегү тектем. Күптән түгел ике күземә дә операция ясадылар. Берсе начаррак күрә, ике күз булгач, бер-берсенә булышалар тагы. Барыбер кулдан энә төшми, Аллага шөкер! – ди ул.
Гөлбану әбекәй гомере буена күпме әйбер чиккәнен санап бетерә алмый. Үз һөнәрен килене Рәсимә апага да яшьтән үк өйрәткән ул. Чиккән әйберләрне таратып бетердем дип акланса да, әбекәйнең сандыгы төбеннән гаҗәеп яулыклар чыкты.
-Үзем турында тагын нәрсә сөйлим инде, кызым? 8 яшьтән үги әни белән үстем, без 10 бала идек. Өч класс белемем бар, русча укый-яза белмим. Яшь вакытта Казанда бинокль заводында эшләдем. Аннан Кировта торф чыгардым. Ирем Имаметдин мине бер еллап очрашып йөргәч атлы тарантаска утыртып урлады. Дүрт бала үстердек. Тегәргә-чигәргә кечкенә вакытта, курчакларга күлмәк кирәк булгач өйрәндем. Хәзер дә киленем белән янәшә утырып рәхәтләнеп тегәм һәм чигәм!