Корпункт:
Югары Ослан районы Татар Борнашы авылында яшәүче Гаврилина Анна Егоровна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Россия Президенты Котлау телеграммасын, район башлыгы исеменнән бүләкләрне юбилярга район башлыгы урынбасары Сегей Осянин тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Сергей Бурукин , җирле ветераннар Советы рәисе Дадыкина Г.Я. юбилярны чын күңелдән гомер бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.