2 гыйнвар көнне Тихоново авылында туып - үскән Пупышева Анфиса Михайловна 90 яшьлек олы юбилее белән котлауларны кабул итте.
Авыр язмышка карамастан, Анфиса Михайловна үзендә иң яхшы кешелеклелек сыйфатларын саклап кала алган. Аның игелеген, аз сүзлелеген соклану белән билгеләп үтәргә мөмкин.
- Әни үзе дә өйдә йөрергә тырыша, беркемне дә авырсындырмый. Хәер, без дә аны игътибарсыз калдырмыйбыз: хәлен белеп торабыз, ашатабыз, өйне карыйбыз, - ди кызы Надежда.
Юбилярның хезмәт биографиясе "Тойма" җәнлек совхозы белән бәйле, ул 12 яшьтән өлкәннәргә ярдәм итеп эшли башлаган.
Тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, балалары аларга сигез онык һәм тугыз оныкчык бүләк иткәннәр.
- Әти бөтен сугышны үтте. Җиңү белән өйгә кайта. Әни белән алар 52 ел бергә яшәделәр, - дип дәвам итә кызы.
Юбилей көнендә район җитәкчесе Анфиса Михайловнаны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ленар Зарипов килде. Котлау сүзләрен ветераннар советы рәисе Лариса Кривилева җиткерде.
Алабугада яшәүче апасы Анна Михайловна да хәлен белеште.
- Җиде баладан икебез калды. Ходай безне саклый. Тормыш бүләк итә- ди Анна Михайловна.