Бу фото Иж-Бәйкидә яшәүче авылдашым Фаил Хәмитов архиваннан алынды. Ул миңа анда әтием булуы белән аеруча кадерле.
Фотодан күренгәнчә, ул 1932-1935 елларда төшерелгән. Анда “Татарстан” колхозы әшчеләре сурәтләнгән. Бу әлеге колхозга караучы Иж-Бәйки авылында ат абзарын төзегән вакыт булырга тиеш.
Алгы рәттә яткан кеше – минем әти. Ул 1907 елгы иде. Туганыбыз сөйләгәннәрдән мин әтинең 1942 елда бронепоезд белән фронтка киткәнлеген белдем. Аның бер аягы гарип иде, шуңа күрә армиядән азат ителгән булган. Ул фронтка үзе теләп парикмахер буларак китә, тимер юл гаскәрләрендә хезмәт итә. Кенигсбергка кадәр барып җитә. Безнең кулда моны раслучы барлык документлар да бар. Әти сугышта алгы сызыкка боеприпаслар ташуда да катнаша. Ул безгә сугыш турында бик сирәк сөйли һәм сөйләгән саен “без күргәннәрне сезгә күрергә язмасын” дип кабатлый иде.
Әти сугыштан бик яхшы чәч алу инструментлары алып кайта. Шуңадыр инде, бөтен бик куп авылдашларымның безгә чәч алдырырга йөрүләре хәтеремдә. Соңрак әлеге машинка белән мин үзем дә күп малайларның чәчен алдым. Кайбер инструментлары әле дә исән.
Әти байлар нәселеннән була. Алар гаиләсен раскулачить итеп, барлык мал – мөлкәтләрен тартып алалар. Тормышта нинди генә авырлыклар күрсә дә, яшәүгә дәртен югалтмаган иде ул. Үерчак шаярып сөйләшә белде. Кулы да алтын иде аның. Әти салган мичләр Иж – Бәйкидә әле дә саклана.
Фотога кире әйләнеп кайтсак, өстән икенче рәттә сулдан икенче – Әхмәтсафа Йосыпов. Шул ук рәттә бишенче – Хөсәен абый Нөркәев. Ул фин сугышында да катнашкан. Аның белән рәттән – Гали Корбангалиев. Ул сугыштан соң колхоз рәисе булып эшләгән.
Икенче рәттә уңнан беренче Кайсым Самсонов булырга тиеш. Аны оста ңырлаган дип тә сөйлиләр. Ялгышмасам, өченче рәттә уңнан беренче – Нурми Сибгатуллин. Авызына трубка капкан абзый янында – Арслан ага Әбсәләмов.
Дилүс Камалетдинов
