Корпункт:
Илнәт авыл китапханәсе "Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз" акциясенә кушылды.
Акция кысаларында «Зур сугышның кечкенә геройлары» дигән тарихи досье үткәрелде, анда төрле яшьтәге китап укучылар катнашты. Китапханәче Бөек Ватан сугышының кайбер вакыйгалары, партизаннар, аларның сугыш вакытындагы батырлыклары турында сөйләде. Балаларга Н. Надеждина «Партизанка Лара», Л. Кассиль «Улица младшего сына», Б.Житков «Красный командир», Е.Воробьев «Тринадцатый лыжник», Л.Пантелеев «Республика ШКИД» әсәрләреннән өзекләр укылды.
