Бөек Җиңүнең 74 еллыгы Аксар халкы хәтерендә озак сакланыр. Бүген биредә авыл уртасында сугыш елларында зур тырышлык куйган тыл хезмәтчәннәрен чагылдырган һәйкәл ачылды.Ул үзара салым акчасы һәм химаячеләр булышлыгы белән тимер-бетоннан эшләнгән, буе өч метрга якын. Һәйкәлдәге шигырь юллары Фәйрүзә апа Әхмәтованыкы. Аны ачу тантанасында башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов катнашты. Аксар мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан тыл хезмәтчәннәренең сугыш чорында куйган хезмәтләрен сәхнәләштергән тамаша чарага аерым мәгънә өстәде.Илнар Фәнилевич чыгышында аксарлыларны Җиңү көне белән котлап, тылда хезмәт куйганнарның каһарманлыгын, җиңүгә керткән өлешләрен, аларга багышланган әлеге һәйкәлнең зур мәгнәгә ия булуын ассызыклады. Аксар җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов һәйкәлне ясауда булышлык иткән химаячеләргә теләкләр юллап, Рәхмәт хатлары тапшырды. Алар чыгышын тыл ветераннары Раиф Шәйхиев белән Фәйрүзә Әхмәтова дәвам итеп, сугыш һәм аннан соңгы авыр елларны бәян иттеләр.
Җирле рәссам, скульптор Фазыл Шиапов Зәйнең Җиңү Булварында тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл ясаган иде инде. Бу юлы ул мондый һәйкәл белән аксарлыларны да сөендерде. Иген көлтәсе күтәргән ана янәшәсендә авыр чүкеч белән урак ясап азапланган малай сыны киләчәк буынга кадерле ядкарь булачак. Скульптор әлеге композицияне аерым технология буенча тимер-бетон катнашмасыннан ясаган.
-Сугыш бер гаиләне дә урап узмады, әтием - сугыш, әнием тыл ветераны минем. Аксарлылар әлеге эшне миңа тәкъдим иткәч, аңа теләп алындым. Темасын әйтүгә, озак уйлап тормадым, нәкъ менә сугыш елларында тырыш хезмәт куйган хатын-кыз һәм яшүсмер сурәте күз алдыма килде,- ди Фазыл Әгъләмович.Бүгенге көндә Аксар авыл җирлегендә 23 тыл ветераны исәпләнә, шуларның 18е Аксарда яши. Сугышка Аксардан 170 кеше фронтка киткән булган.
Аксарда тыл ветераннарына һәйкәл ачылды
Корпункт: