Тойма авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Самара өлкә балалар китапханәсе" ГБУК оештырган “Бөек Ватан сугышы турында балаларга укыйбыз” исемле ХIII Халыкара акциягә кушылды. Акция 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган.
Китапханәче һәм мәдәният йорты директоры «Алар җиңү белән кайттылар " дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Сугыш тематикасына багышланган фотозона янында Бөек Ватан сугышы турында әңгәмә бик кызыклы үтте. Авылдан фронтка киткән һәм җиңү белән кайткан авылдашлар турында «Алар Ватан өчен сугыштылар» дигән презентация карадылар. Балалар белән «Балалар-Бөек Ватан сугышы геройлары» китабыннан «Лара Михеенко», «Володя Казьмин», «Витя Коробков» хикәяләрен укыдылар һәм укылган хикәяләр турында әңгәмә үткәрделәр.