Ел дәвамында патриотик тәрбиягә корылган чаралардан соң (балалар шиыгрь, рәсем конкурсларында ярышкан, тәрбиячеләре белән сугыш темасына багышланган альбомнар төзегәннәр, әти–әниләре белән бергәләп ветеран һәм сугышта катнашкан бабайлары турында фотолар, мәгълүмат туплаган, бакча ишегалдында парад уздырган һ.б.), бүген биредә сугыш темасын үз эченә алган соңгы бәйге булды. балалар сугыш чорындагы җырларны башкарып көч сынашты.
Бәйрәмгә Арчаның 3 һәм 7 нче (биредә, нигездә, шул бакчаларда эшләгән хезмәткәрләр хезмәт куя) балалар бакчаларында эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар да чакырылган иде, аларга бакчада эшләүче хезмәткәрләр бәйрәм концерты бүләк итте. Үзләрен зурлап кунакка дәшүләре, күңелле бәйрәм оештырганнары, бер–берсе белән очраштырганнары өчен алар бакча җитәкчелегенә ихлас рәхмәтләрен җиткерде.
