90 яшьлек юбилеен Мөнәвәрә Сафина туган нигезе, гомер иткән авылы Иске Кишеттә билгеләп үтәргә булды. Аны котларга, Россия Президентының, район җитәкчесенең котлау хатларын тапшырырга халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев та килгән иде.
– Кышын Казанда балаларымда яшим, җәйгә авылга кайтам мин. Күңел юанычы өчен янда гына бакчам бар. Балалар яшелчәләр утыртып китә, мин су сибәм. Түтәлләр арасына ятып булса да чүп тә утый идем әле. Соңгы вакытта бирештем, – ди Мөнәвәрә апа. – Эшсез тик тора алмыйм мин, элегрәк икешәр сыер асрый идем.
Әйе, заманында бик тере, үткен, булдыклы, уңган, җитез булган ул. Эштән курыкмаган, көчен җәлләмәгән. Юкка гына үзен авылда Мөнәвәрә абый дип йөртмәгәннәр.
– Ирем белән кара–каршы торып, үзем пычкы белән агачларны кисеп, такталарны юнып, шушы йортны салып чыктым. Дөрес, туганнар бик булышты. Акчаны төннәр буе шәл бәйләп, сатып җыйдым, – ди ул.
Кечкенәдән тормышның авырлыгын да, ачысын да күреп, үз җилкәсендә татып үсә кыз. Ике яшь вакытында әтисез кала. Гаиләдә җиде бала. Әнисенең хәлен күз алдына китерү кыен түгел. Аннан сугыш башлана. 8 сыйныфны гына тәмамлаган Мөнәвәрәгә укуын ташлап, җиң сызганып эшкә тотынырга туры килә.
– Кайда гына эшләмәдем мин. Бригадир да булдым, яшелчә бригадасын да җитәкләдем. Ул сугыш елларында көн–төн эшләдек. Берзаман сарыклар үлә башлады. Махсус белемле белгеч кирәк, дип мине Алабугага бер еллык курсларга укырга җибәрделәр. Җиңү көнен дә мин шунда каршы алдым. Кайткач, 1 ел ферма мөдире булдым, аннан ветеринария фельдшеры итеп куйдылар. Көчемне, вакытымны җәлләмичә, бөтен күңелемне биреп, булсынга йөрдем. Авырлыклардын курыкмадым. Атка атланып та чаптым, велосипедта да, мотоциклда да. Хезмәтемне белдем, җитәкчеләр йөзенә кызыллык китермәдем, – ди Мөнәвәрә Сафина. – 41 ел ярым стаж белән лаеклы ялга чыктым мин. Шуның 40 елын ветеринария фельдшеры булдым. Пенсиягә чыккач та өч ел эшләдем әле, авырып китеп кенә туктадым.
1947нче елда сугыштан кайткан авылдашы Мансур Заһидуллинга кияүгә чыга ул. Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Тик Мансур абый озын гомерле булмый, Мөнәвәрә апаны 51 яшендә тол калдырып, вафат була.
– Аллага шөкер, балаларым, кияү–киленнәрем бик игелекле булды, – ди Мөнәвәрә Сафина. – Һәр кыш аларда кадерле кунак мин. Кызым Зәйфәрә мине карар өчен хәтта эшеннән чыкты. Хәзер һәрчак янымда. Заманында өскә кияргә киемгә кадәр булмады, ашарга ат кузгалагына кадәр табып булмый иде. Хәзер сөенеп туя алмыйм, тамак тук, өс бөтен. 50 яшемдә дингә бастым, догалар өйрәндем, авылда абыстай булдым. 7 тапкыр корьән генә чыктым мин. Аллага шөкер, әле дә биш вакыт намазымны калдырмыйм. Шуңа күңел белән бирелгәнгәме, укымасам, авырта башлыйм мин.
Мөнәвәрә апа безне капка төбенә кадәр озата чыкты. Аның тормышка булган мәхәббәтенә, һәр туган көннең рәхәтен күреп яшәргә омтылуына сокландык.
Гөлсинә Зәкиева
