Сәйтәк авылының иң күркәм, данга хөрмәткә лаеклы кешесе Зоя Семеновна Тарасованың олуг бәйрәме 80 яшьлек юбилее булды.
Сәйтәк авылы мәдәният хезмәткәрләре шул уңайдан Зоя Семеновнаны бәйрәме белән котладылар. Тарасова Зоя Семеновна Бондюг (хәзерге Менделеевск) районының Сәйтәк авылында 1938 елның15 сентябрендә дөньяга килә. Балачагы сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Хәерчелек, ач торулар Зоя апаны да читләтеп үтми. Бәзәкә авылы мәктәбендә 10 класс бетергәннән, соң үзенең хезмәт эшчәнлеген авылның зернотогында башлап җибәрә. 11 ел эшләгәннән соң Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына читтән торып укырга керә.
Шул елларда ничек кенә кыен булмасын, үзенең тырышлыгы,үҗәтлеге аркасында,техникумны алтын медальга тәмамли. 1973 елдан 1996 елга кадәр аграном булып эшли. Бөтен көчен, бөтен энергиясен “Кама” колхозына багышлый. Эшләү дәверендә Менделеевск, Алабуга район советынларына , ел саен Бәзәкә авыл советына депутат булып сайлана. Ә 1985 елда Зоя СеменовнаТатарстан Югары Советының 11 чакырылыш депутаты булып сайлана. Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышлары өчен Татарстанның атказанган агрономы исеменә лаек була.
