Гали авылыннан Бөек Ватан сугышына 50 ир-егет китә. Фронт кырларында 37 авылдашыбыз һәлак була.
Кызганыч, Җиңунең 75 еллыгын бер генә сугыш ветераны да күрә алмады. Тыл ветераннарының да сафы елдан-ел сирәгәя. Авылыбызда алар икәү генә калды инде: Нәсимә Фәрхушина һәм Фәридә Мөхәммәтҗанова.
Нәсимә апа 1932 елда Галидә туа. Сугыш башланганда аңа 9 яшь була. 1941 елның көзендә әтисе Шәех сугышка китә. Ил азатлыгы өчен барган канлы бәрелешләр вакытында хәбәрсез югала. Әнисе Нурҗан дурт кыз бала белән тол кала. Кызлар бик кечкенәдән кул арасына кереп үсәләр, әниләренә зур терәк, ярдәмче булалар. Нәсимәгә дә 8 яшьтән чабата үрергә, басуда өлкәннәр белән бер сафта көлтә бәйләргә туры килә. Хезмәт юлын 12 яшьтән авылдашы Рабига апа Нигъмәтуллина җитәкчелегендә 1 Май колхозында (ул чорда Гали авылында аерым колхоз оешкан була) дуңгызлар фермасында ярдәмче булып башлый. Аннан соңгы эш чорын куян, сарык фермасында дәвам итә.
1 Майны К.Маркс колхозына берләштергәч, рәис Әхәт абый Камалиев Галидә кара төлке-песецлар үрчетүгә алына. Бу җаваплы эш Нәсима апа Фәрхушинага йөкләнә. Ул ике ел песецлар карый. Аннан тормыш иптәше Касыйм абый белән таналар фермасына күчә. Икесенә бергә җитмеш тана карыйлар. Бар хезмәт кул көче белән башкарылган чорда да туган колхозларын район куләмендә алдынгы урынга чыгару өчен тырышып хезмәт куялар алар. Нәтиҗисе дә сөендерә: Фәрхушиннар “Иң яхшы терлекче“ исеменә һәм күпсанлы Мактау грамоталарына лаек булалар. Нәсимә апа, авыл
хуҗалыгы тармагында 42 ел хезмәт стажы туплап, 1982 елда лаеклы ялга чыга. Аннан соң да хезмәт юлын дәвам итә әле ул.
Касыйм-Нәсимә Фәрхушиннар - авылыбызда иң үрнәк, тырыш, хезмәт сәючән гаиләләрнең берсе иде. Алар, 47 ел бергә гомер итеп, өч малай, дүрт кыз тәрбияләп үстерделәр. Күпбалалы герой-ана хәзер дә төрле төбэкләргә сибелгән балаларын каршы алып, аларның игелеген күреп гомер кичерә. 87 яшьтә булса да әле дә һәрвакыт хәрәкәтте ул. Җәен җиләк, гөмбә җыя, пиннек әзерли, бакчада яшелчәләр үстерә. Җәен Нәсимә апаның өй алды гөл-чәчәкләргә күмелә.
Фәрида апа да күп еллар К. Маркс колхозында хезмәт куя. Кайда гына эшләсә дә, һәрвакыт хезмәттәшләре арасында кадер-хөрмәт яулый. Сеңлесе Гөлфидә - картлык көнендә аның иң зур терәге.
Бу көннәрдә Нәсимә һәм Фәридә апалар хәтер дәфтәрләрен актаралар, ерак үткәндә калган балачак, яшьлек эзләрен барлыйлар.
- Без кичергән сугыш афәтләре башка кабатланмасын. Ил-көннәребез тыныч булсын иде, - диләр хөрматле ветераннарыбыз.
Илзирә Габдрахманова