Әбиләргә яулыклар, бабайларга –азык-төлек белән пакетлар. Традицияне дәвам итеп, Татарстанның “Татплодоовощпром” концерны җитәкчесе Раил Зыятдинов туган авылы Әлкидә 90 яшен тутырган авылдашларын тәбрикләде.
Алар – сугыш чоры балалары. Әтиләре, абыйлары фронтка киткәч, колхозда авыр эшкә җигелгән малайлар һәм кызлар.
Алар быел сигезәү – Мисбах Низаметдинов, Җиһангәрәй Юнысов, Тәүфыйкъ Галиуллин, Тәлгать Мөхәммәдышин, Нәгыймулла Галиуллин, Сания Зәйнет-динова, Рифкать Шәмсетдинов, Гөлинә Шиһапова.
– Сугыш вакытында гына түгел, аннан соң да авылны, колхозны алга җибәрүдә зур хезмәт куйгансыз. Күбегез фронтта якыннарыгызны югалткансыздыр. Тик сезне авырлык сындырмаган, шөкер, шушы бәйрәмгә авылның аксакаллары, ак әбиләре булып килгәнсез. Алдыгызда баш иябез, рәхмәт сезгә, - диде район башлыгы Марат Җаббаров.
Кызганычка каршы, бәйрәмгә барлык юбилярлар да килә алмаган иде. Туксан үзенекен иткән. Алар өчен котлауларны балалары кабул итте. Аннан авылдашлары алдында Раил Шәһәртдинович чыгыш ясады. Ул колхозда эшләгән елларында әлеге абый-апаларның фидакарь хезмәтен күреп, сокланганын искә төшерде. Колхозчыларга су ташыган, кул белән кырда печән чабучыларга чалгы үткенләп торган Җиһангәрәй абыйның, төрле техниканы “иярләгән” Тәүфыйкъ абыйның, көтү көткән, ат белән иген ташыган Мисбах абыйның, колхоз келәтендәге исәп-хисап алып барган Рифкатъ абыйның армый-талмый эшләүләрен сөйләде. Шулай ук Гөлинә апаның күп бала үстерү өстенә, трактор ярдәмчесе булып эшләргә өлгерүен, Сания апаның күп еллар буе фермада бозаулар каравын әйтеп узды.
– Тәлгать абыйның төгәл итеп колхоз җирләрен үлчәвен яхшы хәтерлим. Ә Нәгыймулла абыйның тракторы гел төзек, өс-башы чиста иде. Мин гомер буе тракторчыларны аның белән чагыштырдым, - диде Раил Зыятдинов. Бу хатирәләрдән соң юбиляр әбиләрнең иңнәренә шәл-яулыклар ятты, бабайларга күчтәнәчләр тапшырылды.
Тантананы район һәвәскәрләренең, Әлки мәктәбе укучыларының чыгышы бизәде.
Әлфинур Йосыпова.