Корпункт:
Бүген мин әнием белән ерак бабаемның иң өлкән апасына кунакка бардым. Аның исеме Хәербанат. Ә авылыбызның барлык кешеләре дә аны Дәү апа дип йөртәләр. Чөнки ул – авылыбызның иң өлкән кешесе. Дәү апабызга инде 90 яшь тулды. Без аларда бик еш булабыз. Ул кызы Мәүсия апа тәрбиясендә яши.
Әтием белән әнием аларга зур эшләрендә ярдәм итәләр: бәрәңге утырталар, алышалар, утын әзерләшәләр, өйләрен юышалар. Алар моңа бик тә шатланалар, безгә зур рәхмәтләр әйтеп, изге теләкләр телиләр.
Ә бу юлы барганда Дәү апаның күзләрендә яшь бөртекләре күрдем мин. ”Шатлык яшьләре алар, кызым”, - диде ул безгә. Моның сәбәбе дә булган икән. Ул көнне Дәү апага Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата, тыл ветераны буларак, медаль тапшырганнар. Чәй табыны артында ул безгә үзенең тормышы турында сөйләде. Ә аның тормышы юлы бик озын да, гыйбрәтле дә.
Ниязова Хәербанат әби 1923 елның 5 декабрендә Урта Йорткүл авылында туа. Кечкенәдән үк эшкә батыр булган кыз сигез яшеннән бозаулар көтә. Буе орчык кадәр генә булса да, бер эштән дә куркып тормый. Дәһшәтле сугыш башлангач, 1941 елның августында ике абыйсын фронтка озата. Озак та үтми, үзен дә тракторчылар курсларына укырга җибәрәләр. Авырлыкларга бирешмичә, Хәербанат 1941 елдан 1947 елга кадәр тракторда эшли.” 1943 елны, үзем эштә чакта, сугышка китәргә повестка алып килгәннәр. Бер көн эчендә җыенып чыгып киттем. Тик Кошка колхозы рәисе мине “Тракторда эшләргә кеше юк”, - дип, бронь белән алып калды. Миңа тиешле паекны бүтән кешегә бирделәр, ә мине, аның киемнәрен киендереп, тракторга утырттылар”, - дип искә ала тыл ветераны. “Трактор сүнгәч, ялан кырда аркабызны трактор радиаторына терәп җылыта идек,ә аяклар өши иде. Шуңа күрә хәзер аякка басулары мең газап”, - ди Дәү апа.
Хәербанат әби сөйләве буенча, Җиңү бәйрәмен ул кырда, тракторы янында каршылаган. Әмма сугыш бетеп, ир-атлар авылга әйләнеп кайткач та, тормыш йөге хатын-кыз җилкәсеннән тулысынча төшми әле. Яңа туган кызы Мәүсияне күтәреп, Хәербанат әби фермага эшкә йөри. Яхшы эшләгәне өчен Мәскәүгә, алдынгылар слетына бару бәхете дә эләгә.
Йөзеннән иман нуры балкып торган Дәү апабыз үзенең бердәнбер кызы белән беррәттән тагын 5 ятимне тәрбияләп үстерә. Фермада эшләгән чакта Кузнечиха авылында үткәрелгән җыелышка киткән хатын янып күмергә әйләнгән йортка кайтып керә. Янгында каты пешкән әтисе таңга кадәр дә яши алмый. Йорт-җирсез калган Хәербанат әби абыйсы нигезенә барып сыена. Ләкин озак та үтми, җиңгәсе каты авырып китә. Әтисе сугышта һәлак булган кечкенә энесе Мәхмүтне ташларга йөрәге җитми аның, малайны да үз канат астына ала ул.
Язмыш иркәләмәсә дә, Хәербанат әби сынмаган, сыгылмаган. Бүгенге көндә ул кызы тәрбиясендә тормышыннан бик канәгать булып яши. “Тәүфыйкълы, миһербанлы, бәхетле булып үсегез, сугыш афәтләрен башка беркайчан да күрергә туры килмәсен” – дип озатып калды безне күп авырлыклар күрсә дә, яшәү дәртен җуймаган Хәербанат әби. Без дә аңа исәнлек, тыныч тормыш теләп саубуллаштык.
Зарипова Илүзә Урта Йорткүл мәктәбенең
3 сыйныф укучысы.