Корпункт:
Волгоград өлкәсенең Городищенское районындагы Ерзовка авылы янында барган сугыш сугышларда һәлак булганнар арасында безнең Азнакай районы ир-егетләре дә шактый.
(Азнакай, 8 май, Лиза НУР) Түбәндә шушындагы каберлеккә күмелгән якташларыбызның исемлеген урнаштырабыз:
- Абдуллин Әхәт Габдрахман улы, 1923 елгы, Кәкре Елга авылыннан, пулеметчы булган;
- Җиһаншин Салих, 1907 елгы, Түбән Якый авылыннан;
- Мәхмүтов Шәйхагъзәм Әхмәди улы, 1922 елгы, Сәпәй авылыннан;
- Махрин Григорий Ильич, 1907 елгы, фронтка Стәрле авылыннан киткән;
- Миннияров Хәбибрахман, 1900 елгы, Мәсгут авылыннан;
- Мирзаһитов Мирзаһит, 1921 елгы, Азнакай хәрби комиссариатыннан мобилизацияләнгән;
- Насретдинов Сәбах Нуретдин улы, 1923 елгы, Сасы Күл авылыннан;
- Сәлимов Хәниф, 1899 елгы, Таллы Бүләк авылыннан, Бөгелмә хәрби комиссариатыннан мобилизацияләнгән;
- Хаҗиев Гәрәй, 1903 елгы, Тымытык авылыннан;
- Хәкимов Нәҗип Латыйп улы, 1916 елгы, Тымытык ( Балтач?) авылыннан;
- Халитов Мөсәвир (бәлки Хәмитов Мисхәт), 1920 елгы, Уразай авылыннан;
- Харисов Мәүлит Харис улы, 1915 елгы, Үчәлле авылыннан;
- Хәсәншин Фәргать, 1923 елгы, Сасы Күл авылыннан;
- Шәрәфетдинов Сәлах, 1909 елгы, Азнакай авылыннан;
- Шәрипов Сабир, 1909 елгы, Тымытык авылыннан.