Шәрәфиев Гарәф Шәрәфи улы 1900 нчы елны Олы Ачасыр авылында туа. Сугышка кадәр колхозда бухгалтер, аннары кибетче булып эшли. Хәрирә исемле кыз белән тормыш корып җибәрәләр. Бер-бер артлы өч балалары туа: ике кыз ( Рәйхана, Әлфия), бер малай (Фидаиль). Репрессия корбаны булып ун ай төрмәдә утырырга туры килә аңа. Хәрирә тормыш иптәше янына баргач документларны ботинка табаны астына куеп кертә торган була. Гарәф тә шулай документларны кире чыгара. Сигез сутка буе суд була. Ул үзен-үзе аклап чыга. Аннары Гарәф шәһәргә китеп эшли башлый. Ләкин дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елны Норлат военкоматы аша сугышка китә. Сугышка киткәндә әйтеп калдырган сүзләре була. “Бер аягым, бер кулым булмаса да, исән кайтсам, сезне ач итмәм,” ди ул тормыш иптәшенә. “Балалар тавышы колагымнан бер дә чыкмый”,- дия ул сабыйларын сагынып. Тормыш иптәше Хәрирә Гарәфне курергә дип бара, ләкин эшелон киткән була. Шуннан тормыш иптәшен күрергә насыйп булмый Хәрирә апага. Кызы Әлфия апа сөйләве буенча Гарәфтин абый 1942 нче елны Сталинград сугышында батырларча һаләк була. Хәрирә апа өч бала белән тол кала. Бу вакытта әле каенанасы Камилә әби дә исән була. Өч баланы аякка бастырырга да, колхозда хезмәт куярга да туры килә солдат хатынына. Соңгы көннәренә кадәр улы Фидаиль тәрбиясендә яшәде Хәрирә апа.
Репрессия михнәтләрен дә, сугыш ачысын да күргән Гарәф абый кебек батырларның даны мәңгелек!