Буа районында туып-үскән, соңгы елларда Иж-Бубыйда гомер кичерүче хөрмәтле сугыш ветераны Фәрит ага Җамалетдинов йөз яшьлек олуг юбилеен каршы алды.
... 1941 елда 20 яшьлек егетне армиягә алалар. Башта ул Адлерда, аннан Сочида 8нче укчы тау полкында хезмәт итә.
Сугыш башлангач, фронт юлын Минскида башлый. Тик аңа яу кырында нибары дүрт ай гына булырга туры килә. Яраланганнан соң ул әсирлеккә эләгә. Хәрби әсирләр өчен терле лагерьларда булырга туры килә. 1942 елда тоткыннар эшелоны Германиянең Бремен шәһәренә җибәрелә. 1945 елда инглиз армиясе тоткыннарны азат итә.
Фәрит ага Җамалетдинов II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнә.
Хәзерге вакытта Фәрит ага Иж-Бубыйда кызы Фәния, кияве Рөстәм, оныклары һәм оныкчыклары тәрбиясендә яши.
**************************
Мөхтәрәм юбилярны бер гасырлык юбилее белән район башлыгы Азат Вәлиев, хәрби комиссар Илгиз Галиев, авыл җирлеге башлыгы Раиф Ваһапов һәм социаль яклау идарәсе җитәкчесе Альмира Зарипова котладылар, бүләкләр тапшырдылар.
Ләйсирә Җиһангәрәева