Корпункт:
"Бергә Җиңүгә" форумы
"Яшьлек" яшьләр үзәгендә "Бергә җиңүгә" дигән Республика мәгариф форумы булып узды. Анда ГБМБУ «4 нче урта гомуми белем бирү “Каһарманлык һәм хәрби дан” мәктәбе»нең 6 нчыА сыйныфы укучылары да катнашты. Форум Менделеевск муниципаль районы администрациясе һәм Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге "Җиңү волонтерлары " ярдәмендә үткәрелә .Форумда катнашучыларны волонтерлык хәрәкәтенең юнәлешләре белән таныштырдылар, укучыларга "Җиңү волонтерлары"иҗтимагый хәрәкәтендә ничек катнашырга мөмкин булуы турында сөйләделәр. Балалар өчен командада эшли белүне үстерүгә юнәлдерелгән уеннар оештырылды.