Менделеев муниципаль районындагы "Берег Надежды" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өй шартларында социаль хезмәт күрсәтү булекчәсендә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73-еллыгын уздыруга әзерләнү буенча язгы шәфкатьлелек атналыгында «Без бергә!» исемле акция уздырылды.
Чараның максаты: социаль проблемаларны хәл итү, яңа идеяләрне гамәлгә кертү; халыкның гражданлык активлыгын күтәрү. Чараның бурычлары: шәһәр халкын эшчәнлеккә тарту; Бөек Ватан сугышы ветераннарына кирәкле ярдәм күрсәтү.
Социаль хезмәткәрләр Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм күрсәттеләр, алар капка төпләрен, ишек алларын җыештырдылар, тәрәзәләрне һәм идән юдылар.
Ветераннар социаль хезмәткәрләр башкарган эшләр белән канәгать калдылар, аларга игътибар һәм кайгырту күрсәткән өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр.