Балачагы сугыш елларына туры килгән Рушания әби Алишева белән сөйләшеп утырдык. Алишева Рушания Таһир кызы 1926 елда Кузнечиха районы Старый Баран (хәзерге Спас районы Иске Рәҗәп) авылында туа.Мәктәптә кассир,эш башкаручы, соңыннан мәктәп интернатында төнге няня булып эшли.Ире -сугыш инвалиды мәрхүм Әхмәт Алишев белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Аның хикәяте безне бик дулкынландырды.
“Әтиебез Галиев Минтаһир Гали улы 1942 елны фронтка китте. Өйдә әнием алты бала белән калды.Иң олысы – миңа 15 яшь,иң кечкенәсенә -2 яшь тә тулмаган иде.Әниемнең тырышлыгы белән ачтан үлмәдек, мин һәм энеләрем әнигә булышырга тырыштык.Әни урак тотса- урак,чалгы тотса-чалгы ,пычкы-балта тотса ,шуларны тотып кара-каршы ,кулга-кул тотынышып эшләп ,ышанычлы зур ярдәмчесе булдык.Колхозда нинди эш бар: ашлык чистарту,көлтә кую,язгы ташу вакытында чәчүлек орлык алып кайту,иген игү,үгез җигү –барысын да эшләргә туры килде. Сугыш һәм аннан соңгы кырыс заманнарның авырлыкларын бергәләп җиңдек.”Кечкенә балаларны саклап калып, исән-имин үстерүгә олы кызым ярдәм итте-, ди торган иде әни. Әтинең сугышта үлгән хәбәре килде. Күп кеше ачтан үлде, без тырышып-тырмашып яшәдек. Җәйге үләннәр беткәч, бәрәңге ашадык. Яз көнне җир астыннан черегән бәрәңгеләр актарып алдык. Утынга йөрдек. Утыннан кайтканда кул арбабызның көпчәге ватылып азапланганыбыз әле дә хәтердә. Җәй көнне ындыр табагына ашлык чистарту өчен эшкә йөрдем. Әнинең еллык эш хакы ике чиләк он иде, аны ел буена җиткерер өчен ашка берәр кашык кына сала идек. Аннары салымнар артты: 200 йомырка, 3 центнер бәрәңге, 45 килограмм ит, сөт – шуларның барысын да тапшырмасак, әнине төрмәгә алып китү белән куркыталар иде.
Я Раббым! Бүтән андый сугышлар кабатланмасын, бала-оныклар без күргәнне күрмәсеннәр иде”.
Шул сүзләрдән соң Рушания әби елап та җибәрде.
Ярый әле без андый кыенчыклар күрмибез дип, сөенеп кайтып киттек.
ВИЛЬДАНОВА Ландыш,
Ученица 6 класса
Иске - Рязяпской средней
общеобразовательной школы
Спасский район, с. Иске-Рязап,