Кукмара районы Түбән Арбаш авылында туып, хәзерге көндә Кукмарада олы улы һәм килене тәрбиясендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мирзин Әхәт Мирза улына 15 февральдә 100 яшь тулды.
Әхәт Мирза улы институт тәмамлап, эшкә урнашуга, Бөек Ватан сугышы башлана. Ул елларда Ерак Көнчыгышта, Тын океан флотындагы истребительләр авиациясендә разведчик булып хезмәт итә. Ә сугыштан кайткач, үзенең туган авылы Түбән Арбаш сигезьеллык мәктәбенә укытучы итеп билгеләнә. География-биология фәннәрен укыта, соңыннан мәктәп директоры булып эшләп, “Халык мәгарифе отличнигы” исеменә лаек була.
Әхәт бабай белән Кәшифә апа гаиләдә 3 ул һәм 1 кыз үстерделәр. Уллары мактаулы урыннарда эшлиләр,табиблар. Тик, кызганычка каршы, 8 көнлек баласы Гүзәлне калдырып, кызлары вафат була. Гүзәл Кәшифә апаны әни дип үсә, кызны укыталар. Каты авырганда Кәшифә апаны Гүзәл карап-тәрбияләп, җиренә җиткереп соңгы юлга озата.
Яшьтән үк гарәп графикасын, дин гыйлемен өйрәнгән, шуңа күрә ул берара мулла да булып тора.
Ул үзенең дүрт буын дәвамчыларын күргән бәхетле бабай, 9 оныгы, 9 оныгының оныгы һәм ике тураны бар, һәрберсенең исемен белә. Сәламәтлеге какшап китсә дә, Эхәт бабайга быелгы Җиңү бәйрәмен дә исән-сау булып каршыларга язсын.