Тихоново авыл китапханәсе «Блокада турында укыйбыз» бөтенроссия акциясенә кушылды. Акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды.
Тихоново мәктәбе укучылары өчен Г.А. Черкашинның «Кукла» хикәясе кычкырып укылды. Китапханәче Медведева Н.С. Бөек Ватан сугышының героик битләре, шул исәптән балаларның героизмы турында сөйләде. Шулай ук "Жила-была" китабы белән таныштылар. Анда Таня Савичева турында - тату гайләдә яшәгән вакыты, укытучы булырга теләгән һәм җырларга яраткан гадәти кыз булуы турында язылган. Бала кулы белән язылган бу тугыз битлек язма китап ленинград гаиләләренең берсендә генә булган фаҗига турында сөйли.
Китапханәче балаларны шулай ук Тихоново мәктәбенең педагогы М.А. Хәдиуллинаның «Невыдуманные истории детей блокады и тихоновцев” дип аталган китабы белән таныштырды. Балалар барысын да зур кызыксыну белән тыңладылар һәм аннан соң укучылар белән фикер алышу үткәрелде. Катнашучылар игътибарына «Непокоренный Ленинград» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.