Корпункт:
Узган атнада шәһәрдәге 2нче урта мәктәптә тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр.
Бу көнне педагоглар һәм укучылар янына кунакка Екатерина Платова, Анна Токачева, Гыйлемзада Иксанова, Ләбибә Фәсхетдинова, Анастасия Коршунова,
Хәнифә Җәләетдинова, Галина Сейчасова, Александра Никифорова, Нурлыбанат Ильясова, Таисия Филиппова, Клавдия Курбанова, Татьяна Заварихина,
Фатыйма Хәкимуллина, Антонина Волкова, Антонина Ленькова, Екатерина Егорова, Валентина Лихачева, Екатерина Гришина, Александр Храмков, Николай Карасев, Габдрәшит Зарифуллин килде. Алар барысы да Бөек Ватан сугышы елларында тылда намуслы хезмәт иткән.
Балачак һәм яшүсмер еллары авыр сугыш чорына туры килгән кешеләр ул михнәтле, бер телем ипигә тилмереп утырган чор турында искә алып сөйләгәндә зур дулкынлану хисе кичерәләр. Ветераннарны якынлашып килүче олы бәйрәм белән район башлыгы Камил Нугаев һәм хәрби комиссар Илһам Мидхәтов котладылар һәм һәркайсына “1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләре тапшырдылар.