Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан 7 нче мәктәп укучылары сугыш чоры балалары белән очрашты.
Чара икенче сыйныфлар чыгышы белән башланды.
Мәгариф Идарәсе начальнигы Константин Макаров, ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина, мәктәп директоры Ильшат Кашипов, «Альфа» ТИС рәисе Лидия Маслова җыелганнарга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр, сәламәтлек һәм имин тормыш теләделәр.
Почетлы кунаклар – сугыш чоры балалары Людмила Кожунова, Роза Дождикова, Любовь Фазлеева, Ильсөяр Фәттахова, Галина Казакова, 7 нче мәктәп директоры урынбасары Гөлнур Бородина һәм башкалар Бөек Ватан сугышына бәйле хатирәләре белән уртаклаштылар, яшь буынны илебезнең патриотлары булырга чакырдылар.
– Өлкән һәм яшь буын очрашуы беркемне дә битараф калдырмады. Күбесенең күзләре яшьләнде, – дип белдерде “Альфа” ТИС рәисе Лидия Маслова. – Чара бер тында узды. Без балаларыбызга һәм оныкларыбызга Рәсәй тарихында булган канкойгыч сугыш турында сөйләргә, илебезнең лаеклы гражданнары булып үссеннәр өчен аларның күңеленә патриотлык орлыклары чәчәргә тиешбез.
Залдагылар һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Очрашу истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.