Районның “Болгар” эзләнү отряды ике атна дәвамында Бөтенроссия хәрби-патриотик “Хәтер вахтасы –2016” акциясендә катнашты.
Лидия Кострулева
Отряд җитәкчесе, Ким мәктәбе укытучысы Борис Андреяновның бу Бөек Ватан сугышы узган урыннарга сигезенче тапкыр баруы, отряд исә мондый җаваплы миссияне инде җиденче тапкыр үти. Эзләнүләрдә катнашу һәрвакыт көчле тәэсир калдыра, чөнки сугышчан үткәннәр белән очрашуны отряд әгъзалары үз йөрәкләре аша үткәрәләр.
Быел отряд Тверь өлкәсенең Оленино районында урнашкан Жерносеково авылына барды. “Болгар” отряды белән юлга шулай ук Биләрдәге “Яшь армияче” коллективы да кузгалды. Авылга килеп җиткәч, аларга тагын җирле һәм Башкортостаннан килгән отрядлар да кушылды. Оленинода тантаналы җыелыш булды, эзләнүчеләрне җирле район җитәкчеләре дә сәламләде һәм аларга үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Аннары отряд Смольниково тирәсенә юл алды. Казу эшләре нәкъ менә шул тирәдә планлаштырылган иде.
– Юлыбыз шактый катлаулы булды, – дип сөйли Борис Алексеевич. – Чокыр–чакырлы юлдан хәтта тракторга утырып барырга да туры килде. Гадәттәгечә, кыр шартларында яшәдек, баштарак һава торышы безнең өчен җайсызрак булды, шуңа да карамастан, коллективның һәр әгъзасы да сынатмады, салкыннарга да түздек. Шунысын әйтергә кирәк, безнең команда дус һәм тату булуы белән аерылып торды. Бер гаилә кебек яшәдек.
“Вахта”да әле беренче тапкыр гына катнашучылар арасыннан кадетлар мәктәп-интернат укучылары Кәрим Насыйбуллин, Дмитрий Пеньковны, Ким мәктәбенең җиденче класс укучысы Данил Корольковны билгеләп үтәргә кирәк. Отряд җитәкчесе бу укучы турында аеруча мактап сөйли. Ул, мәсәлән, ял итү өчен махсус бирелгән көннәрдә дә лагерьда калмыйча казу эшләренә барган. Әле учак ягып тәмле итеп ашлар да пешереп сыйлаган.
Җир казу эше җиңел түгел, “Вахта”га беренче тапкыр барган зурлар – Болгардагы 1нче урта мәктәп һәм кадетлар мәктәбе укытучылары Сергей Гордеев, Александр Вихлянский, район Мәдәният йорты завхозы Александр Никифоров та нык арыганнар, әмма бер дә зарланмаганнар. Сугыш елларында һәлак булучыларны күмү белән шөгыльләнгән санитария командаларының карталарында алты урын билгеләп куелган. Өч чокыр табылган, әмма анда күмелгән кеше сөякләре табылмаган. Аннары отряд башка урынга күчкән. Урман эчендә, мәсәлән, башта ике, аннары тагын өч солдатның сөякләрен казып чыгарганнар.
– Аларның медальоннары сакланмаган, – ди Борис Андреянов. – Узган еллар тәҗрибәсенә таянып, боларның совет сугышчылары булуын һәм 1943 елда күмелүен чамалавы читен түгел. Ватан азатлыгы өчен һәлак булучыларның сөякләрен зурлап зиратка күмдек...
Кайтканда, күптәнге традиция буенча торак пунктларда булганнар. Бу авылларның тарихы сугыш белән турыдан–туры бәйле. Мәсәлән, бик каты сугышлар булган Ржевны караганнар, Мәскәү янында урнашкан Кубинкада бронетанк гаскәрләре музеенда булганнар, һәйкәлләр белән танышканнар. “Хәтер вахтасы” барышында күргән–белгәннәр турында эзләнүчеләр мәктәп укучылары, дуслары һәм туганнарына сөйләгән. Эзләнү эшләре һәлак булган соңгы солдат сөякләре табылганчыга кадәр дәвам итәчәк....
Эзләнүләр дәвам итә
Корпункт: