Тыл ветераны Федина Анастасия Николаевнаны 90 яшь тулу уңаеннан Югары Ослан районы башлыгы Марат Зиатдинов, Югары Ослан авыл җирлеге башлыгы Дмитрий Котков, район ветераннар Советы рәисе Римма Троицкая һәм район Советы аппараты җитәкчесе Людмила Никитина котладылар. Марат Галимҗан улы юбилярга Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин исеменнән котлау открыткасын укыды , котлаулар һәм бүләкләр тапшырдылар.
Анастасия Николаевна Чистай шәһәрендә туа, педагогия техникумы тәмамлый. Язмыш кушуы буенча Югары Осланда балалар бакчасында тербияче булып эшләгән. Хәзер бер нәрсә турында да үкенми, барысы да бик яхшы дип , язмышына рәхмәт белдереп яши . Балалар үсте, хәзер килеп йөриләр, үзе дә әле үз көчендә, ходай сәламәтлек бирә. Ул бик изге күңелле кеше һәм аның шәкертләре һәм аларның әти-әниләре аны бары тик рәхмәт хисләре белән искә төшерәләр. Туган көнегез белән Анастасия Николаевна!