Корпункт:
Мәктәбебездә 9 декабрь көнне геройлар көне билгеләп үтелде. Ул көнне музейга 8 класс укучылары чакырылды. Аларның оешмасы Ульяна Громова исемен йөртә. Экскурсиядән соң алар Громованың әтисе Матвей Максимович җибәргән экспонатлар белән таныштылар, Ульяна Громованың истәлекләрен укып таныштылар.Шулай ук бу көнне безнең якташыбыз герой Нух Идрисов батырлыгы турында сөйләдек һәм укучыларга актлар залында “Последняя исповедь” дигән кинофильм күрсәттек.