Мин Ханова Энисэ Мохэммэтхан кызы. 1932 елнын 10 июнендэ Азнакай районы Таллы Булэк авылында туганмын. Без оч бала идек. Без кечкенэ чагында авылда хэллэр бик авыр иде, шуна курэ,эти вербовать ителеп Саратов шэхэренэ кучеп киттек. Эти дэ, эни дэ эшли башладылар, тормышлар жайлана башлады. Шул вакытта сугыш башланды.
Икмэкне карточкага бирэлэр иде. Минем остэ шул карточкалар белэн ипи алып кайту иде. Бервакыт кибеткэ барганда ипи карточкаларын югалттым. Моннан сон хэтсез вакыт иписез торырга туры килде. Сугыш башлануга ук дошман самолетлары курмэсен дип тэрэзэлэрне каплаганны хэтерлим.
Куп тэ утмэде, этине сугышка алып киттелэр. 1926 елгы абый авылга кайту хэерлерэк булыр дип тапты. Шулай итеп, бэхет эзлэргэ киткэн жирдэн эни оч баласын ияртеп авылга кайтып егылды.Оебез исэн иде,тик анда чит кешелэр яши иде. Без дэ кайтып, шул ойдэ яши башладык.
4 елдан бер кузен югалтып, эти кайтты. Бергэ-бергэ экрен генэ аякка бастык. Мин шэфкать туташы булырга укыдым хэм 1957 елда Элкэй авылына эшкэ кайттым . 1959 елда тормышка чыктым. Сэрвэр белэн оч бала тэрбиялэп устердек.
Мин гомер буе шэфкать туташы булып эшлэдем. Эшлэгэндэ торле чаклар була иде. Больницага алып барып житэргэ машина булмаганда ойдэ бэбилэткэн чаклар да булды. Болар остенэ колхоздагы сезонлы эшлэрдэ катнашу,агарту эшлэре алып бару,стена газеталары чыгару да безнен остэ иде.
Мин инде куп еллар лаеклы ялда.Шулай да авыл тормышы белэн кызыксынып яшим,китаплар укыйм,догалар ойрэнэм. Эле куптэн тугел Казанга ветеран медицина хезмэткэрлэре слетына бардым,очрашудан бик соенеп кайттым. Ил-коннэребез тыныч булсын,иминлектэ-муллыкта яшэсэк иде дип телим.